Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алексей Песошин «Алабуга» күпләп-бүлү үзәген ачты

Үзәк якынча 269 кешене эш урыннары белән тәэмин итәчәк.

Бу атнада Алабугада 17 мең квадрат метрдан артык мәйданлы күпләп-бүлү үзәге ачылды.
Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, «Пятерочка» сәүдә челтәре генераль директоры Сергей Гончаров, «Ромекс-Кубань» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Константин Томенко һәм район җитәкчелеге катнашты.
Үзәк 2019 елның маенда төзелә башлады. Барлыгы аңа 1 миллиард сумнан артык акча сарыф ителгән — инвестор 980 миллион сумга якын акча керткән, Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм республика 192 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән.
«Х5 Retail Group компаниясенең Татарстанда 700дән артык кибете бар. Республикадан 100гә якын тәэмин итүче алар белән эшли. Ваклап сату әйләнешендә аларның өлешенә 33 процент туры килә. Вакыт узу белән тәэмин итүчеләр дә, товарлар да күбрәк булыр дип өметләнәм. Моношәһәрләрне үстерү фонды Үзәк төзелешендә зур ярдәм күрсәтте. Фонд җитәкчелегенә моның өчен рәхмәт белдерәбез. Шуны да билгеләп үтәсем килә, компаниянең тагын бер комплексы Яшел Үзән районында төзелде. Ул 2019 елның ноябрендә ачылды. Әлеге проектларны гамәлгә ашыру республика предприятиеләре белән хезмәттәшлеккә өстәмә импульс бирәчәк дип ышанам», − диде Алексей Песошин.
Исегезгә төшерәбез, күпләп-бүлү үзәге мәйданчыгында халык кулланышы товарлары, азык-төлек продуктлары, шул исәптән махсус температура режимын таләп итә торганнары — уылдык, балык, тиз бозыла торган продуктлар, алкоголь продукциясе һәм тирән туңдыру продукциясе сакланачак. Анда товарларны сортировкалау һәм комплектацияләү, шулай ук аларны ваклап сату сәүдә челтәренә озатуга әзерләү эшләре башкарылачак.
Склад комплексының мәйданы 17 мең 164 квадрат метр тәшкил итә һәм 76 мең 475 квадрат метр җирне били. Ул 6,9 мең квадрат метрлык «коры» складны, алкоголь складын — 300 квадрат метр, шулай ук җиләк-җимеш, яшелчә (1,7 квадрат метр) һәм «фреш» продукциясе (3 мең квадрат метр) складларын үз эченә ала. Үзәк составына шулай ук офис бүлмәләре һәм зур йөк автомобильләре өчен мәйданчыклар, җиңел автомобильләр кую урыннары да кертелгән. Яңа бүлү үзәгенең куәте тәүлегенә 2,5 мең тонна йөк эшкәртергә һәм 600 сәүдә объектына хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Шунысы мөһим, кибет киштәләрендәге товарлар арасында Татарстан җитештерүчеләре продукциясе дә булачак.
«Фреш» категориясе продуктлары — сөт һәм ит гастрономиясенең җирле җитештерүчеләр тарафыннан чыгарылганы бик популяр. Татарстанда безнең сәүдә челтәрләрендә аларның өлеше 30 проценттан артык.
Безнең өчен бу хезмәттәшлек бизнесны үстерү өчен генә түгел, ә стратегик яктан да мөһим, чөнки без товарны кибетләргә китерү вакытын кыскартабыз. Шул рәвешле без продуктларның сыйфатын арттырабыз һәм түбән бәяләрне саклыйбыз«, — дип ассызыклады Сергей Гончаров.
«Алабуга» күпләп-бүлү үзәге безнең шәһәр һәм республикага гына түгел, күрше төбәкләргә дә хезмәт күрсәтәчәк. Моның өчен 200дән артык эш урыны булдырылган.
Район җитәкчелеге билгеләп үткәнчә, үзәк төзелеше — икътисадны диверсификацияләү. Бу безнең җитештерүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр, чөнки алар җитештергән товарларны сәүдә челтәрләренә китерү логистикасы гадиләштерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев