Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алексей Песошин кечкенә алабугалының хыялын тормышка ашырды

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин чыршыдан алты яшьлек Шәүкәт Миннебаевның хыялындагы «Cinemood» портатив проекторын сорап язган хатын алды.

«Минем белән бергә хыяллан» хәйрия проекты «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе ярдәмендә гамәлдә. Илнең күп кенә төбәкләре инде аңа кушылды һәм Алабуга районы искәрмә түгел.
Сүз уңаеннан, кичә Алабугада тагын бер малайның хыялы тормышка ашты. Ул Татарстан Премьер-министры Алексей Песошиннан бүләк алды. Республика Хөкүмәте башлыгы чыршыдан алты яшьлек Шәүкәт Миннебаевның хыялындагы «Cinemood» портатив проекторын сорап язган хатын алды. Шәүкәт һәм аның әти-әниләре Алексей Песошин белән видеоконференция режимында район башлыгы кабинетыннан аралаштылар. Рөстәм Нуриев, үз чиратында, аңа йомшак уенчык һәм татлы бүләк тапшырды.
Билгеләп үтәргә кирәк, узган атнада шәһәр Советы депутаты Александр Деготьков та әлеге акциядә катнашты – ул Максим Следьевка татлы бүләк һәм тиз туклану рестораныннан төшке ашка сертификат бирде. Шулай ук шәһәр Советы депутаты Марс Зәкиев та биш яшьлек Антонга бүләк тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев