Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алексей Песошин Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

Ул Казанның 143нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 241нче номерлы сайлау участогында тавыш бирде.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул Казанның 143нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 241нче номерлы сайлау участогында тавыш биргән. 
РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирү 2020 елның 25 июненнән 1 июленә кадәр бара. Участокларда барлык куркынычсызлык чаралары да үтәлә.
Үз тавышларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов бирде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев