Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алтын яшь өчен алтын көз

Алабуга районында 30 сентябрьдән 9 октябрьгә кадәр өлкән кешеләр ункөнлеге үтәчәк. Елдагыча, бу көннәрдә шәһәрдә төрле чаралар планлаштырылган. Бу турыда "эшлекле сишәмбе"дә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Людмила Рыбакова сөйләде.

30 сентябрь сәгать 11дә шәһәрнең барлык мәктәпләрендә бәйрәм концертлары үтәчәк.

1 октябрь сәгать 12дә шәһәр Мәдәният сарае каршындагы мәйданда "Алтын көз" дип аталган бәйрәм концерты булачак, ә Александр паркында кичке сәгать дүрттән башлап алабугалылар өчен бию мәйданы оештырылачак.

Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара 2 октябрьдә шәһәр Мәдәният сараеның зур залында узачак. Биредә сәгать 11дә төрле секцияләр һәм "55+" форумы эшли башлый, ә көндезге сәгать бердә бәйрәм концерты булачак. Аннары мрамор залда ветераннар өчен бал узачак.

3 октябрь көндезге сәгать икедә "Ышаныч" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге базасында "түгәрәк өстәл" оештырылачак.

4 октябрь сәгать бердә Алабуга политехник көллиятендә өлкәннәр өчен IT-олимпиада узачак. Шушы ук көнне җиңел атлетика манежында ГТО нормаларын тапшыру булачак.

6 октябрь иртәнге сәгать 10да җиңел атлетика манежында "Өченче яшь" спартакиадасы узачак.

Шулай ук авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру көннәрендә яшелчәләрне өлкән кешеләрнең өйләренә кадәр алып кайту өчен транспорт бүленеп биреләчәк, бу эштә Алабуга политехник көллияте студентлары ярдәмгә киләчәк.

7 октябрь сәгать10да "Мираж" сәүдә үзәге мәйданында "Мәрхәмәтле ярминкә" оештырылачак.

9 октябрь сәгать өчтә "Кама" уку театрында "Суперәби" муниципаль конкурсының финалы булачак. Сүз уңаеннан, конкурс инде сигезенче тапкыр уздырыла. Анда теләге булган һәр эшләүче пенсионер катнаша ала, гариза бирү әле дәвам итә.

Райондагы һәр авыл җирлеге мәдәният йортында да концерт программалары үтәчәк.

2-10 октябрьдә Александр паркында мәйданнар эшләячәк. Сәгать11дә скандинавача йөрү буенча дәресләр, мастер-класслар, "китап парковкасы", сәгать өчтә бию программасы, сәгать иртәнге 8.30дан алып 9.30га кадәр Үзәк стадионда иртәнге гимнастика булачак.

Шулай ук бу көннәрдә "Иллюзион" кинотеатрында бушлай фильмнар күрсәтеләчәк.

Сүз уңаеннан, бүген Алабуга районында 18728 өлкән яшьтәге кеше яши, шуларның 2259ы ялгыз гомер кичерә. 1 июльгә уртача пенсия күләме 12763 сум.

Килеп туган сораулар белән 3-03-45 һәм 7-87-86 "кайнар линия" телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев