Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Америкалылар "Алабуга" МИЗында 300 миллион долларлык завод төзи

Алабугада "3М Волга" заводы төзелеше башлануга старт бирелде. Яңа предприятиедә нефть-газ, машина төзелеше һәм төзелеш тармагы өчен материаллар җитештереләчәк.

"Алабуга" махсус икътисади зонасы территориясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Американың "ЗМ" компаниясе заводының нигезенә беренче таш салу тантанасы булды. Бу чарада Россия икътисади үсеш министры урынбасары Олег Савельев, предприятиенең генераль директоры Тимоти Аллен Кениг һ.б. катнашты.

Яңа предприятие "ЗМ Волга" дип атала һәм 2014 ел ахырында эшли башлар дип фаразлана. Ул нефть-газ, машина төзелеше һәм төзелеш тармагы өчен материаллар җитештерәчәк, шулай ук заводта ябыша торган тасмалар һәм герметика җитештерү дә җайга салыначак. Шуны да әйтергә кирәк, "3М" скотч җитештерү патентына ия булуы белән танылган. Дөрес, "Алабуга" махсус икътисади зонасында ул җитештерелмәячәк.

Завод җитештерә торган продукциянең Россия базары өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та билгеләп үтте:

- Россия базарында бу завод продукциясенә ихтыяҗ бар. Безнең бурыч - предприятие төзелеше өчен шартлар булдыру һәм кадрлар белән тәэмин итү, шулай ук продукцияләрен сатарга ярдәм итү. Инвесторлар эшчәнлегендә ярдәм итәчәкбез дип ышандырам, - диде ул үзенең чыгышында.

Рәсәй икътисади үсеш министры урынбасары Олег Савельев шулай ук инвесторларга ышаныч һәм оператив эш өчен рәхмәт белдерде.

- Мондый инвесторның килүе Россиягә, республикага һәм "Алабуга" махсус икътисади зонасына ышаныч булуын дәлилли. Бу - ике як өчен дә икътисади нәтиҗәле хезмәттәшлек булыр дип ышанам, - диде Олег Савельев.

Заводта түбәндәге продукция җитештерергә планлаштырыла:

- 3М Glass Bubbles пыяла микросфералар;

- газ-транспорт системаларын ремонтлау һәм төзекләндерү һәм заводта куллану өчен сыек эпоксид һәм полиуретан каплаулар;

- ябыша торган тасмалар;

- төрле зурлыктагы сыгылмалы шомарту материаллары һәм тасмалары.

Компания җитәкчелеге үз заводларын кулланучыга якын булган урында төзергә омтыла. Бу - компания сәясәте. Ә Татарстан бу уңайдан иң кулай урын, чөнки бездә нефть химиясе, нефть һәм газ табу, автомобиль төзелеше һәм башка сәнәгать комплекслары күп. Шулай ук икътисади зона резидентларына тәкъдим ителә торган шартлар да карар кабул итүдә соңгы роль уйнамагандыр.

- Федераль һәм республика хөкүмәте, махсус икътисади зона җитәкчелеге ягыннан алынган ярдәм безнең өчен бик әһәмиятле булды. Бу - әзер структурасы булган мәйданчык булу, финанс ярдәм (салым ташламасы), һәм өченче, төп фактор - Татарстанда квалификацияле персонал бар, - диде хәбәрчеләргә биргән интервьюсында предприятиенең генераль директоры Тимоти Аллен Кениг.

Заводны 2014 елның өченче кварталында файдалануга тапшыру планлаштырыла. Барлыгы 100 эш урыны булдырылачак. "Завод киңәйтелү белән эшчеләр саны да артачак", - диде предприятие генераль директоры Тимоти Аллен Кениг. Аның сүзләренә караганда, предприятие продукциясе тулысынча Россия базарына юнәлдерелгән.

"3М Волга" "Алабуга" сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонасында 35 нче резидент булды.

Александра ДМИТРИЕВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев