Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ана капиталы күләме артачак

1 гыйнвардан ана капиталы күләме 453026 сумнан 466617 сумга кадәр артачак.

Индексация шулай ук сертификат хуҗаларында билгеле бер өлеш акча белән файдаланганнан соң калган ана капиталы суммасына да кагылачак. Аны, сүз уңаеннан, Россия Пенсия фонды сайтында “Гражданинның шәхси кабинеты”нда карарга яки яшәү урынына бәйсез рәвештә РПФның теләсә кайсы клиент хезмәтендә белешмә алырга мөмкин.

Моннан тыш, 2020 елда ана капиталыннан айлык түләү күләме арта, ул 10 402 сум тәшкил итәчәк. Узган ел бу сумма 9608 сум иде. Шулай ук икенче балага түләүләр алу вакыты 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр озайтылачак.

Бүген Алабугада 13 гаилә шул рәвешле түләүләр ала.

Әйтергә кирәк, айлык түләү бала өч яшькә җиткәнче булса да, беренче түләү чоры бер елга исәпләнгән. Шуннан соң аны билгеләү турында яңадан гариза бирергә кирәк. Ана капиталы тулысынча файдаланылса, гаилә яшәү урынын үзгәртсә яки икенче балага өч яшь тулса, түләүләр туктатыла. Кирәк булган очракта түләүләрне туктатып торырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев