Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ана капиталы арта

2016 елның 1 гыйнварыннан ана капиталының күләме үсә һәм ул 475 мең сум тәшкил итәчәк.

Искә төшерик, дәүләт тарафыннан бала туу яисә уллыкка алуны хуплауның мондый чарасы Россиядә 2007 елдан кертелгән иде. Бу уңайдан бюджет түләүләренең күләме башта 250 мең иде, тик ул сумма ел саен индексацияләнде һәм Россиянең бюджет законнары нигезендә, арта барды. Дәүләт ярдәме буенча социаль программа 2016 елга кадәр эшли. Ана капиталын 2017 ел башыннан бетерәчәкләр.

РФ хөкүмәтендә шулай ук ана капиталын инвалид балаларның социаль җайлашуына тотарга мөмкинлек биргән закон проекты хупланды. Мәсәлән, ул акчаларны хәзер, һәр баланың мәнфәгатен исәпкә алып, инвалид балаларны реабилитацияләү өчен техник чараларга юнәлтергә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев