Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

АНА КАПИТАЛЫНЫҢ БЕР ӨЛЕШЕ

Яңа елга кадәр Алабугада 92 гаилә 25 меңәр сум акча алачак.

Киләсе атнада Пенсия фонды идарәсе алабугалыларның гаиләләренә ана капиталы чараларыннан бирелә торган 25 мең сум түләүне быел соңгы тапкыр башкара. Ул ноябрьдә тапшырылган гаризалар буенча бирелә. Исемлектә - 92 кеше. Акчалар 26 декабрьдән дә соңга калмый күчереләчәк. Хөкүмәт июньдә бу акчаларны гаиләнең кичекмәс хаҗәтләре өчен тотарга рөхсәт иткәнен исегезгә төшерәбез. Гаризалар 30 ноябрьгә кадәр алынды. Гомумән алганда, бу мөмкинлектән безнең 435 гаилә файдаланды. Декабрь аендагыларын исәпләгәндә, түләүләр күләме 12 миллион сум тәшкил итте. 2016 елда ана капиталы 453 026 сум тәшкил итә, 2017 елда аны индексацияләү көтелми. Бу программа тагын ике ел гамәлдә булачак.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев