Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ана капиталының бер өлешен быел да түлиләр

Ана капиталыннан бер тапкыр бирелә торган түләү программасын 2016 елда да дәвам итәчәкләр. Быел исә әниләр ана капиталының 25 меңен алдан ала алачак.

Закон проекты эшчәнлеге буенча хөкүмәт комиссиясе Министрлар Кабинеты тарафыннан алга таба карау өчен гражданнарга 25 мең сумга кадәр күләмдә ана капиталы средствосы хисабына бер тапкыр бирелүче түләүне 2016 елда алу мөмкинлеген күздә тотучы закон проектын хуплады.

Әзерләнгән закон проекты нигезендә ана капиталы акчасының бер өлешен торак шартларын яхшыртуга, баланың белем алуына яки тупланма пенсия формалаштыруга, инвалид баланың җәмгыятьтә социаль җайлашуы һәм интеграциясе өчен билгеләнгән товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр сатып алуга файдаланган гражданнар өчен 25 мең сумнан артып китмәгән һәм алынып бетерелмәгән реаль калдык акча күләмендә ана капиталы акчасының калган өлешеннән түләү күренешендә аны алу мөмкинлеге күздә тотыла.

Мондый түләү, закон проекты нигезендә, ана капиталына дәүләт сертификаты алган һәм РФ территориясендә яшәүче гражданнарга бирелә ала.

Түләү бирү турында гариза гражданнарның шәхсән үзләре тарафыннан яки РФ Пенсия фондының турыдан-туры территориаль органының законлы вәкиле яисә дәүләт хезмәт күрсәтүләрнең күп функцияле үзәге аша бирелә ала.

Закон проекты "катгый вакыт кысаларын исәпкә алган", шуңа күрә ул, 2016 елның 30 апреленнән дә соңармыйча, түләү бирү турында гариза китерү мөмкинлеген үз эченә алган нигезләмәгә таяна. Гариза белән бер үк вакытта ана капиталына дәүләт сертификаты бирү турындагы документ та кирәк. Шушы җәһәттән түләү бирү турындагы карар ана капиталына дәүләт сертификаты бирү турындагы карарга бәйлелектә эзлекле төстә кабул ителәчәк, әмма шактый кыска срокларда, диелә закон проектында .

19 апрельдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, Дәүләт Думасында РФ Хөкүмәте эшчәнлеге турында отчет белән чыгыш ясап, ана капиталыннан бер тапкыр бирелүче түләүнең 2016 елда да дәвам иттереләчәге, аны 25әр мең сум итеп түләү күздә тотылуы турында белдерде. Мондый чара өчен, Министрлар Кабинеты башлыгы сүзләренчә, 50 миллиард сум акча таләп ителә.

21 апрельдә РФ Хезмәт министрлыгы башлыгы Максим Топилин ана капиталы акчасыннан бер тапкыр түләү программасын озынайту турында закон проектының Хөкүмәткә кертелүен хәбәр итте.

Идарәнең пресс-хезмәте, мондый чара быел 31 декабрьгә тикле гамәлдә булачак, дип әйтте. "Закон проекты нигезендә бер тапкыр бирелүче түләүгә гариза 2016 елның 30 ноябреннән дә соңга калмыйча бирелергә тиеш. Әгәр гаилә элек ана капиталы акчасыннан файдаланган һәм средствоның калдык күләме 25 мең сумнан кимрәк булса, ул чакта әлеге гаилә бер тапкыр бирелүче түләүне фактта калган акча күләмендә ала алачак",- дип әйтелә хәбәрдә.

"Закон проектын инде көзге сессиядә кабул ителүгә исәп тотабыз",- ди Хезмәт министрлыгы башлыгы. Закон проекты кабул ителгән очракта ул рәсми басылып чыккан моменттан үз көченә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев