Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Андрей Большаков фикеренчә, Конституциягә төзәтмәләр кертү Бөек Җиңү турындагы хәтерне сакларга ярдәм итәчәк

Конституциядә Ватанны саклаучылар батырлыгына хөрмәтне ныгытырга тәкъдим ителә.

КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча эксперт советы җаваплы сәркатибе Андрей Большаков фикеренчә, илнең Төп законына кертелгән төзәтмәләр тарихи дөреслекне яклауны гарантияли. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Ул билгеләп үткәнчә, киләчәк буын ветераннар турында истә тотарга һәм әлеге хәтерне киләсе буыннарга тапшырырга тиеш. 
«Россиядә билгеләп үтелә торган Җиңү көне күпчелек кеше хуплый торган бердәнбер сәяси бәйрәм дип уйлыйм. Илебездә һәм башка кайбер дәүләтләрдә әлеге вакыйгага караш бертөрле, әмма әлеге мәсьәләдә башка фикердә торган илләр дә бар», — дигән Андрей Большаков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев