Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Андрей Кондратьев Татарстан Республикасында сайлауларда булачак яңалыкны атады

Татарстанда йорт яны территорияләрендә сайлауларда тавыш бирү өчен мәйданчыклар оештырырга планлаштыралар.

Әлеге мәйданчыклар яшерен тавыш бирү өчен махсус җайланган кабиналар белән җиһазландырырга тиеш булачак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте, диелә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында.

Кондратьев ассызыклап үткәнчә, йорт яны территориясендәге сайлау участогы яхшы һава торышы булганда гына эшләячәк. Сайлау участоклары биналарында татарстанлылар сәгать 8.00дән 20.00гә кадәр тавыш бирә алачак, ә йорт яны территорияләрендәге участоклар өчен билгеле бер эш вакыты билгеләнәчәк.

Сайлаучыларны йорт яны территорияләрендә волонтерлар каршы алачак, термометрия үткәрәчәк, шулай ук битлек һәм перчаткалар кулланырга тәкъдим итәчәкләр. Мондый тавыш бирүне уздыру урынын Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре контрольдә тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев