Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Андый хәлләр кабатланмасын

30 октябрь - Сәяси эзәрлекләү корбаннарын искә алу көнендә алар истәлегенә куелган һәйкәл янында митинг булды.

Алдагы төндә кар төшкән иде, митинг вакытында да кар яуды, юеш һәм салкынча көн туры килде. Табигать үзе бу кайгылы көнгә декорация әзерләгәндәй булды. Без, билгеле, репрессияләргә дучар булганнар кичергәннең кечтеки өлешен генә дә тоемлый алмыйбыз. Кызыл террор турында декреттан башланып, уннарча ел дәвам иткән репрессияләр вакытында алдынгы интеллигенция вәкилләре юк ителгән, күпме хезмәт крестьяннарыннан кулак ясалган.
Сталин репрессияләренә төрле катлау вәкилләре эләккән. Ул аеруча 1937 - 1938елларда зыян салган. Рәсми мәгълүматка караганда, 1,5 миллионлап кеше кулга алынган, 700гә якыны атып үтерелгән. Шул елларда "халык дошманы" төшенчәсе киң таралган. 1937 елның 5 июленнән Политбюро карары белән "халык дошманы" саналучыларның хатыннарын лагерьларга җибәреп, балаларын колониягә яисә махсус режимлы балалар йортына биргәннәр.
Алабуга районыннан да репрессиягә эләгүчеләр шактый булган. 1600дән артык кеше нахакка гаепләнгән, аларның күбесе төрмә һәм лагерьларда һәлак булган. Хәзер Алабуга институты булган биналарының берсендә урнашкан төрмәдә 140 кеше атып үтерелгән, шуларның 30ы - җирле халык вәкилләре.
− 30 октябрь - хәтер көне, кайгы көне. 1937 ел - ил тарихында иң канкойгыч елларның берсе, ул елда гына 2 миллионнан артык совет халкы юк ителгән. Хатыннарын, балаларын кызганмаганнар, бер көн эчендә кешеләрнең язмышы җимерелгән. Бу мемориал районыбызда репрессиягә дучар булганнарны искә алырга, коточкыч вакыйгаларны онытмаска кирәклеген искәртеп тора, − диде райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова.
Сәяси репрессияләр корбаннары Союзының Алабуга бүлеге советы Рәисе Шәмсия Мингалимова чирек гасыр элек исемнәре кайтарылган сәяси эзәрлекләнүчеләрне искә алу көне турында указ чыкканлыгын искә алды:
- Бу көн "халык дошманы гаиләсе әгъзасы" дигән кара кләймәне бетерде. Шуннан соң ребилитация үтүчеләрнең хокукларын яклау һәм зыян күрүчеләрнең яхшы исемен кайтару буенча эш башланды. Татарстанда 1995 елда исемнәре кайтарылганнар җәмгыяте оешты, Алабуга бүлеге 1998 елда барлыкка килде. Район җитәкчелегенә бу мемориал өчен рәхмәт, бирегә килеп, барлык рәнҗетелгәннәрне искә алабыз. Тынычлык булсын, үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Митингта шагыйрь, галим һәм мөгаллим Кәрим Рәшидов (Җаманаклы) кызы Фәрида Быкова да катнашты. Аның гаиләсенә 1944 елда СССР эчке эшләр Халык комиссариаты үткәргән депортация зыян китергән.
− Әтием - кырым татары. Аның немецларны бөтенләй дә күрмәгән туганнарын хыянәттә гаепләгәннәр. Тәүлек эчендә барысын җыеп, ябык вагоннарда, бер әйберсез, Урта Азиягә чыгарганнар. Алар арасында чеченнәр, калмыклар, Идел буе немецлары булган. Күбесе юлда барганда ук үлеп калган. Бу зур афәт, һәм бу турыда сөйләргә кирәк. Кырым татарларын гаепләделәр, тулы бер халык сатлык җан була аламы соң! Әнием белән без депортациягә эләкмәдек, чөнки 1941 Казанга эвакуацияләнгән идек. Андый гаиләләр меңнәр, − дип сөйләде Фәридә Кәрим кызы.
Митингта катнашучылар сәяси репрессияләр корбаннарын бер минут тынлык белән искә алды һәм шәмәр кабызды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев