Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Андыйларга битараф булмагыз

Районда "Ак таяк" айлыгы бара. Безнең арада яшәүче күрмәүчеләргә игътибарны тагын да арттыру максаты белән бу айлык ел саен игълан ителә.

Ул Бөтенроссия күрмәүчеләр җәмгыяте тарафыннан оештырыла. "Ак таяк" - күрмәүчеләрнең символы. Әгәр урамда яки транспортта кулына ак таяк тоткан кешене очратасыз икән, аңа карата битараф кына узмагыз. Ул ялгышып, урамның куркыныч урынына чыга икән, аны туктатырга ашыгыгыз, юл аркылы чыкканда аңа ярдәм кулы сузыгыз, ачык калган коелар яныннан узганда аларны кисәтергә, аларга ярдәм итәргә онытмагыз. Транспортта андыйларга һәрвакыт урын бирегез. Күрмәүче кешеләргә битараф булмагыз. "Водоканал", җылылык һәм телефон челтәрләре хезмәткәрләре үзләренә караган коеларны беркайчан да ачык калдырмасалар иде. Чөнки күрмәүчеләрнең сәламәтлеге һәм хәтта гомере дә менә шул чокырларга бәйле булырга мөмкин.

Мөнип Гасимов Бөтенроссия күрмәүчеләр җәмгыятенең Алабуга районы буенча рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев