Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Аноприенко: Татарстан урманнарны саклау буенча 2024 елның план күрсәткечен узып китте

«Урманны саклыйк» акциясе буенча республикада 1 миллион данәдән артык нарат, чыршы, карагай, юкә һәм миләш үсентесе утыртылачак.

Бүген РФ Табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары — Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Алар Татарстанның Балык Бистәсе районында нарат үсентеләре утырттылар.
«Күптән түгел бездә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Хәтер бакчалары» акциясе узды. Бу акция кысаларында без һәр һәлак булган кеше истәлегенә 27 миллион агач утырттык. Хәзер бездә «Урманны саклыйк» акциясе бара, аңа Россия Федерациясенең барлык төбәкләре дә кушылды», — дип хәбәр итте Сергей Аноприенко Кызыл Йолдыз урманчылыгы территориясендә җыелган акциядә катнашучыларга.
Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан территориясендә соңгы 11 ел дәвамында бер генә урман янгыны да теркәлмәгән.
Рөстәм Миңнеханов акциядә катнашучыларны — республика урманчыларын сәламләде, шулай ук аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм ныклы сәламәтлек теләде.
Ылыслы агачлар утыртуда шулай ук «Рослесинфорг» ФДБУ директоры Павел Чащин, ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм башкалар катнашты. Барлыгы 2,5 гектар мәйданда 10 мең гади нарат үсентесе утыртылачак.
26 сентябрьдә агач утырту республиканың барлык муниципаль районнарында оештырылачак. Бу максатлар өчен ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 1 миллион данәдән артык стандарт утырту материалы әзерләгән. Бу гади нарат, европа чыршысы, себер карагае, вак яфраклы юкә, гади миләш үсентеләре. Агач утырту буенча республика табигатьне саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аларның максаты — республиканың урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру, урманга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау проблемаларына җәлеп итү һәм тулаем экологик хәлне яхшырту.
10 ел эчендә Татарстанда акцияләр барышында 6,5 мең гектардан артык мәйданда яңа урман утыртмалары утыртылган, 25 миллион данә утырту материалы файдаланылган, ә катнашучыларның гомуми саны 435 мең кешедән артып киткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев