Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Антон Лукаш матбугат чаралары һәм блогерларның фейк хәбәрләр таратудагы ролен сөйләгән

Фейк хәбәрләр җәмгыятьне тотрыксызландыра, ди «Чиста сайлаулар өчен» корпусының башкарма комитеты әгъзасы.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сайлаулар турындагы фейк мәгълүматны үзләре бик сирәк тудыра, әмма еш кына алар аны тарата. Нигездә, фейк хәбәрләр таратуда блогерларның да роле шактый. Әлеге фикерне социология фәннәре кандидаты, «Чиста сайлаулар өчен» корпусының башкарма комитеты әгъзасы, Россия юристлары Ассоциациясенең Төньяк Кавказ федераль округы һәм Көньяк федераль округы идарәсе җитәкчесе Антон Лукаш әйткән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.
Антон Лукаш фикеренчә, журналистлар — медиа хезмәткәрләренең иң намуслы өлеше. Ә менә блогерлар һәм telegram-каналлар тикшерелмәгән мәгълүматны еш бастыра.
Спикер белдерүенчә, фейк паника тудырырга, җәмгыятьтә тормышны тотрыксызландырырга һәм башкаларга китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев