Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Аракы сатуны тикшереп торалар

Алабугада быел җиде ай эчендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозуның 20 очрагы ачыкланган.

Бу күрсәткеч, үткән елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда, 39 процентка ким. Бу турыда Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территориаль органының башлыгы вазифаларын башкаручы Лилия Муллина хәбәр иткән иде.

Шул рәвешле, лицензиядән башка, алкоголь сатуның 2 очрагы теркәлгән. Тиешсез вакытта алкогольле эчемлек сатуның 7 очрагына тап булганнар. Шулай ук бердәм теркәү системасына кермәгән бер кибет ачыкланган.

Лилия Муллина белдерүенчә, ЭЭМ органнары белән берлектә 14 тикшерү чарасы уздырылган, 4 административ эш тапшырылган. Административ хокук бозуларны тикшерү барышында 7,1 литр алкогольле һәм спиртлы продукция сатудан алынган.

"Татар-информ" мәгълүмәтеннән күренгәнчә, 2017 елның 1 августына суд органнары һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең вазифаи вәкаләтле вәкилләре тарафыннан гомуми күләмдә 135 мең сумлык административ түләтүләр салынган. Бу узган елның шушы вакытындагыга караганда 40,6 процентка артыграк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев