Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Архитекторлар 4 микрорайонда урнашачак яңа сквер проектын тәкъдим иттеләр

Мәрҗәни урамындагы яңа сквер 2021-2022 елларда барлыкка килер дип планлаштырыла.

4 микрорайонда яшәүчеләр Мәрҗани урамында яңа сквер төзү проекты буенча фикер алышты.
Бу очрашу инде беренчесе генә түгел. Бер-ике атна элек иҗтимагый фикер алышулар узган иде, алар барышында шәһәрлеләр төзекләндерелә торган территориядә ни күрергә теләүләрен әйтә алды.
Бу юлы архитекторлар булачак скверның эскиз проектын тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез, ул 10нчы санлы мәктәптән «Пятерочка» кибетенә кадәрге территориядә урнашачак һәм Георгиев паркын да үз эченә алачак.
— Иң популяр тәкъдимнәрнең берсе велосипед юлы төзү булды, шуңа күрә без аны проектка керттек. Шулай ук скверда яктырту, спорт мәйданчыгы һәм фонтан кирәклеге әйтелде.
Булачак скверның бөтен территориясе 4 функциональ зонага бүленгән: «Табигать», «Тарих», «Мәдәният» һәм «Урман». Республика башкаласында Казансу елгасы яр буен бүлү дә шундый итеп эшләнгән.
− "Пятерочка«дан алып элеккеге «Эссен» сәүдә үзәгенә кадәр прокат пункты һәм «кофе ноктасы» куясы килә. Бәлки, нинди дә булса су объекты барлыкка килер. Әлеге зона балалар бакчасына якын, анда хәзер футбол кыры бар. Биредә без футбол, волейбол, теннис уйнарга мөмкин булган спорт зонасы урнаштырырга ниятлибез, зур булмаган воркаут зонасы һәм балалар өчен элементлар да булдырырга планлаштырабыз, − дип сөйләде архитекторлар.
Элеккеге сәүдә үзәге каршында урнашачак «Тарих» зонасында ятаклар һәм ял итү өчен эскәмияләр барлыкка килергә мөмкин.
«Мәдәният» зонасы Алабуганың танылган кешеләренә багышланачак. Яшел зонада тематик арт-объектлар урнашачак, ә күп чаралар үткәрелә торган сәхнә яңартылачак, аның янында берничә кибет тә барлыкка киләчәк.
Иң аз үзгәрешләр дүртенче зонада — Георгиев паркында булачак. Бүген паркта чаңгы трассасы һәм яктырту бар инде. Архитекторлар анда экстрим-парк һәм тагын берничә яңа трасса барлыкка килергә мөмкин дип фаразлый.
Җыелучылар проект буенча үз фикерләрен һәм искәрмәләрен әйтте, шулай ук сораулар бирделәр. Күпләрне бу территориядә үсеп килүче агачларны саклау мәсьәләсе кызыксындырды. Белгечләр ышандырганча, алар киселмәячәк, территорияне авыру һәм коры агачлардан гына чистартачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев