Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ата-аналар игътибарына!

Алга таба көн салкынаюы һәм һава температурасының түбәнәюе көтелү сәбәпле, ата-аналар кече яшьтәге балаларына аеруча игътибарлы булсыннар иде.

Һава температурасы түбән булганда мәктәптә дәресләр һәм җил тизлеге секундына 10 метр тәшкил иткәндә ачык һавада физкультура дәресләре үткәрелми.

Һава температурасы бик түбән булганда, Татарстан мәктәпләрендә дәресләр туктатыла:

-23 градус һәм аннан түбән булганда - авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында;

-25градус һ.т. булганда - шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында;

-25-27 градус һәм аннан түбән булганда авыл, шәһәр, мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында;

-30 градуста авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында;

-32 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында дәресләр туктатыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев