Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ата белмәсәң, атма!

29 гыйнварда ЭЭБ каршында җәмәгать советының утырышы узды.

Анда авыр һәм бик авыр җинаятьләр буенча Алабуга эчке эшләр бүлегенең республикада алдынгы позицияләрне алып торуы әйтелде. Икътисади җинаятьләр буенча бүлек үзгәртеп корылган, бу шулай ук әлеге юнәлеш буенча җинаятьләрне ачуда файдалы булды. Моннан тыш, безнең ирекле халык дружиналары республика дәрәҗәсендә үрнәк итеп куела. Алар эчке эшләр бүлеге белән тыгыз эшли, ярдәмгә офицерлар патруле бирелгән.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан һәм каникул көннәрендә пиротехника чараларын куллануга игътибар ителәчәк. Исегезгә төшерәбез: петарда һәм салютлар очыру өчен шәһәрдә ике мәйданчык билгеләнгән - Шишкин буалары һәм 4 микрорайонның төньяк чите. Полиция башлыгы Олег Камалюков кисәтүенчә, тәртип бозучыларны шактый күләмле штраф көтә. Алар 200 сумга җитәргә мөмкин.
Җәмәгать советында фейерверкларның сәламәтлеккә зыяны турында да сүз булды. Моңа кадәр аның зыянлы төтененнән сулыш юллары авырулы балаларның хәле начарлануы, хәтта үлем очраклары да теркәлгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев