Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Август ае Татарстанда соңгы 120 елда иң эссе августларның берсе булып тарихка кереп калырга мөмкин

Бүген көндез һава 37 градуска кадәр җылыначак.

КФУ Экология һәм табигатьтән файдалану институты кафедра доценты Тимур Әүһәдиев «Татар-информ» агентлыгына әйткәнчә, айның беренче декадасында температура нормадан 5 градуска диярлек югары булган. 

Якындагы ун көндә — 17–26 август аралыгында эсселекнең нормадан 8 градуска күбрәк булуы көтелә. Шул рәвешле айлык уртача температураның нормадан 5 градустан артып китүе фаразланыла. «Без соңгы 120 елда мондый очракның нибары өч тапкыр: 1972, 2010 һәм 2016 елларда булганлыгын беләбез», — дигән ул.

Норма буенча августта тәүлеклек уртача температура 17,6 градус тәшкил итә. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, бу атнада Казанда гына түгел, бөтен республикада эссе булачак. 

19 августта урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +22 градуска кадәр күтәреләчәк, ә көндез +37 градуска кадәр кыздырачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев