Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

"Автобабай - 2019" бәйгесе

1 октябрьдә Казанда, Өлкәннәр көненә багышлап, йөртү осталыгы бәйгесе уздырылачак.

Конкурсның максаты – халык арасында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга өлкән яшьтәге затларны җәлеп итү.

“В” категорияле йөртү таныклыгы булган һәм 60 яшькә җиткән ир-атлар, шулай ук 55 яшькә җиткән хатын-кызлар бу бәйгедә катнаша ала.

Катнашучылар конкурсны оештыручылар тарафыннан бирелгән “Лада Гранта” автомобильләрендә көч сынашачак.

Конкурс 2 этапта уздырыла:

1) Юл йөрү кагыйдәләре. 20 сораудан торучы теория өлеше.

2) Классик тизлек белән маневрлар ясау.

Барлык сораулар һәм гаризалар тапшыру буенча Алабуга районы ЮХИДИ бүлегенә яки  8(917) 935-80-45 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев