Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Авыл халкының сәламәтлеге күзәтү астында булачак

Узган атнада Илмәт авылында яңа фельдшер-акушер пункты ачылды.

Сәламәтлек йорты ачылу тантанасына район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина килгән иде. Ул район башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән авыл кешеләрен яңа пункт ачылу белән котлады, алар өчен бу бинаның бик кирәклеге турында әйтте һәм аңа карата сакчыл карашка өндәде.
- Менә шушындый объектлар ачканда, көн һәрвакыт кояшлы була, димәк, без, Ходайның амин дигән чагына туры китереп, дөрес эшлибез. Бу фельдшер-акушер пункты сан буенча Алабуга районында 28 нчесе. Күп кеше медицина ярдәме артыннан шәһәргә йөрергә яратмый, ә хәзер тиешле дәрәҗәдәге, кваливикацияле ярдәмне туган авылыгызда алырга мөмкин, шәфкать туташыгыз үзегезнеке, киңәш сорарга да рәхәт, - диде Зөлфия Сөнгатуллина.
Иске фельдшер-акушер пункты кирпеч бинада, торак йорт белән бергә урнашкан һәм су белән тәэмин ителмәгән булган, канализациясе булмаган.
Яңа бинаның мәйданы 63,5 квадрат метр, биредә 2 миллион 610 мең сум тора торган ике кабинет эшләячәк - пациентларны кабул итү һәм процедуралар бүлмәсе, шулай ук монда тамбур, санитар бүлмә һәм җылыту казаны бүлмәсе бар. Муниципаль бюджет исәбенә территорияне төзекләндерү эшләре, электр һәм газ белән тәэмин ителеш, су кертү, канализация буенча эшләр алап барылды һәм болар барысы 703 мең сумга төшкән.
- Узган ел мин шәхсән үзем район башлыгына медпункт сорап мөрәҗәгать иттем, чөнки искесенең дарулар кайтарырга лицензиясе юк иде. Район һәм республика башлыклары ярдәме белән безнең хыял чынга ашты. Фельдшерыбыз Гөлфия Хәбибуллина турында аерым әйтеп китәсем килә. Ул бик ярдәмчел һәм беркайчан да ярдәм сорап килгән кешене кире бормый. Аның һәр куйган диагнозы шәһәр таибларыныкы белән чагыша, ялгышып та хата диагноз куйганы юк, - дип шатланып сөйли Әлмәт авылында гомер итүче Сәкинә Шакирова.
Соңгы 5 елда Алабуга районында - Мальцево, Бехтерево, Лекарево, Шүрнәк, Анзирка, Котловка, Армалы, Әлмәт авылларында модульле технологияле 8 ФАП төзелгән.
Исегезгә төшерәбез, районыбызда фельдшер-акушер пунктларын төзү республика программасы буенча алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев