Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Авылларда су исәп астына алына

Хлыстовода халык белән очрашу вакытында су белән тәэмин ителеш мәсьәләләрен ТКХ Департаменты директоры Василий Филиппов белән хәл иттеләр. Анда Алабуга исәп-касса үзәгенең генераль директоры Римма Хәбибрахманова һәм җирлек башлыгы Петр Макаров катнашты.

Петр Макаров билгеләп үткәнчә, ул 1,5 ел җирлек башлыгы булып тора һәм шул вакыт эчендә суның сыйфатына кагылышлы, җәен су җитмәүдән зарларны беренче тапкыр гына ишетүе түгел.

Шундый ук хәл башка урыннарга да хас. Василий Филипповның хәбәр итүенчә, быел февральдә "Водолей-М" компаниясе белән килешү төзелгән, районның барлык җирлекләрендә су белән тәэмин итү системасына ул хезмәт итәргә тиеш. Беренче чиратта, предприятие хәзер бар скважинага да паспорт алачак һәм су белән тәэмин итүнең хуҗасыз объектларын исәпкә алачак.

Очрашуда кулланылган суга шәхси исәпләгеч җайланмалар кую турында да сүз булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев