Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Авылларга 200 миллион сумлык ярдәм биреләчәк

Быел Татарстанда шәхси ярдәмче хуҗалыклар махсус закон тарафыннан якланган булачак.

Мисалга, 2015 елның декабрь ахырында ТР Дәүләт Советы депутатлары икенче, өченче укылышта закон проекты кабул иттеләр. Документ кысаларында 2016 елда Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыкларына 200 миллион сум күләмендә финанс ярдәме күрсәтеләчәк.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча республикада бүгенге көндә 400 мең шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә.
Авыл кешеләре кайсы очракларда ярдәм алуга исәп тота ала?
• Беренчедән, финанс ярдәме алынган кредитның процент ставкасы өлешен каплауга биреләчәк.
• Икенчедән, шушы средство ярдәмендә зур булмаган сөтчелек фермасы салуга юлланган чыгымнарның бер өлешен капларга мөмкин булачак. Мөгезле эре терлек, ашлама сатып алу, терлекләрне ясалма орлыкландыру өчен акчалата түләү алуга өметләнергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев