Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде

Яңа кагыйдәләр 2021 ел башыннан кабул ителде. Алар 2016 елдан бирле гамәлдә булган кагыйдәләрне алыштыра.

 Кагыйдәләр туфракны эшкәртү, урып-җыю һәм үсемлекчелек продукциясен җыю һәм эшкәртү, авыл хуҗалыгы терлекләрен һәм кошларын карау, мелиорация эшләре, җитештерүнең юынтык суларын чистарту һәм авыл хуҗалыгы продукциясен беренчел эшкәртү процессларын оештыру һәм үткәрү вакытында үтәлергә тиешле таләпләрне чагылдыра. 

Моннан тыш, кагыйдәләрдә персоналның хуҗалык эшләрен башкарган вакытта хезмәт куркынычсызлыгын үтәү, җитештерү биналары, эш урыны, технологик процесслар һәм АПК, чимал, материал, әзер продуктларны һәм калдыкларны транспортировкалауга куелган таләпләр урын алган. 
Кагыйдәләрдә эшләрнең төрле төренә карата катгый инструкцияләр бирелә, теге яки бу ситуация барлыкка килгән очракта нишләргә кирәклеге конкрет аңлатыла. 

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы биргән мәгълүмат буенча, кагыйдәләр 1800 АПК оешмасын һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче 60,5 мең кешене колачлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев