Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Авылда күчемсез милекне ташламалы шартларда сатып алырга мөмкин

Авыл халкының 25 проценттан да ким булмаган өлешен саклап калу. “2025 елга кадәр авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасының максаты әнә шундый.

Программаны финанслауның гомуми суммасы 2 триллион 288 миллиард сум. Авыл территорияләре өчен мондый сумма бирелгәне юк иде әле, дип билгеләп үтте шәһәр планеркасында район башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина. Дәүләт программасы составында ведомстволы 8 ярдәмче программа бар, алар арасында авыл халкын эш белән тәэмин итү, авыл территорияләрен төзекләндерү, авылда транспорт һәм инженерлык инфраструктуралары булдыру һәм үстерү; соңгысы кысаларында газлаштыру һәм су белән тәэмин итүне үстерү планлаштырыла. Пунктларның берсе – ипотекага ташламалы ставка. Әлеге ярдәмче программа буенча вәкаләтле банк – “Россельхозбанк”. Ул ипотекага ташламалы ставка – еллык 2,7 процент тәкъдим итә. Ипотека түбәндәге максатларга бирелә: әзер яки төзелә торган йортта фатир, йорт, җир участогы сатып алу һәм анда йорт төзү, милектә булган торак йортны төзү яки төзү эшләрен тәмамлау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев