Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Авылны торгызу – Алабуга районында авыл ипотекасы ничек эшли

60тан артык алабугалы авыл ипотекасы алу өчен гариза биргән. Бу – ипотека кредитының яңа төре, дип сөйләде Алабугадагы бер банк филиалы идарәчесе Елена Борисова.

Нәкъ менә авыл җирендә яшәргә теләүче кешеләр өчен РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл халкын торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән дәүләт ярдәме программасын эшләде. Документ 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, авыл ипотекасы буенча шартлар бик кызыксындыргыч. Аны, кайда эшләвенә яки яшәвенә карамастан, 21 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге һәр Россия гражданы рәсмиләштерә ала. Иң мөһиме – авылга күчү теләге. Кредит еллык 2,7 процент ставка белән 25 елга кадәр бирелә. Минималь сумма – 100 мең сум, ә максималь сумма – 3 миллион сум. Елена Олеговна ассызыклап үткәнчә, әлеге акчаларны йортны төзеп бетерү, яңа йорт төзү, торак яки җир участогы сатып алу өчен генә файдаланырга мөмкин. Шул ук вакытта объект авыл җирлегендә урнашырга тиеш. Мондый территорияләргә авыллар, бистәләр һәм авыл агломерацияләре, ягъни шәһәр тибындагы бистәләр һәм 30 меңгә кадәр халкы булган кече шәһәрләр кертелгән.

Шуңа күрә, шәһәрдән саф һавалы авылга күчү теләге булса, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

- ышанычлы объект сайларга;

- объектны бәяләү турында хисап ясарга;

-  гариза һәм кирәкле документларны банкка тапшырырга;

-  гариза хупланганнан соң, өстәмә документлар исемлеген өйрәнергә;

- кредит килешүенә кул куярга;

-  сату-алу килешүен Росреестрда теркәргә (еш кына бу функцияне банк үз өстенә ала);

- сатучы хисабына акча күчерергә;

- график буенча түләүләр кертергә.

− Бүгенге көндә 32 миллион сумнан артык суммага 20 гариза алдан хупланды, калган гаризалар – каралуда. Беренче кредитларны март ахырында бирергә планлаштырабыз. Аларны кирәкле барлык документлары әзер булган кешеләр алачак, – дип хәбәр итте Елена Борисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев