Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Айда түгел, ерак Көнчыгышта гына

1 февральдән алабугалылар бер гектар җир алырга мөмкин.

Бүген Россия Федерациясенең һәр гражданы Ерак Көнчыгышта бушлай 1 гектар җир алырга хаклы.

Гражданнарга үз ирекләрен тормышка ашыру мөмкинлеген бирә торган андый закон үткән елның 1 маенда кабул ителгән. Моның өчен җир кишәрлекләрен бирүнең яңа төре тәкъдим ителгән: гражданнар үзләре кишәрлек сайлап, анда Россия законнары белән рөхсәт ителгән теләсә нинди эшчәнлек җәелдерә ала.

Ерак Көнчыгышта бушлай җир алуга гаризаны интернет аркылы - Федераль мәгълүмәт системасы сайты ярдәмендә рәсмиләштерергә, кишәрлек алу шартлары һәм тиешле документлар турында тулырак белешмәне шуннан алырга була. 1 февральдән бөтен Россия буенча күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев