Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Балалар мәнфәгатьләре яклау астында: Алабугада Гүзәл Удачина һәм Татьяна Ларионова булды

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова шәхси сораулар буенча халыкны бергәләп кабул итте. Алар янына алабугалылар гына түгел, башка районнарда яшәүчеләр дә килгән иде.

Альбина Моисеева Алабугага Зәй районыннан килгән. Аның 4 яшьлек кызы тирозимения белән авырый. Әлеге авыру бавырның тирозин дигән аминокислотаны барлыкка китерүче ферментының активлыгы җитәрлек булмаудан гыйбарәт. Дару кыйммәт, һәм аны даими рәвештә кабул итәргә кирәк.

– Без аны ел ярым алдык, ә декабрь аеннан  даруны китерүдә тоткарлыклар башланды. Декабрь азагында “АК БАРС СОЗИДАНИЕ” фонды безгә ике айга препарат бүлеп бирде, әмма ул инде бетте, − дип зарланды ханым.

Гүзәл Любисовна хәбәр иткәнчә, әлеге проблеманы хәл итү перспективалары бар.

– Сезнең балага препарат сатып алу өчен акча бүлеп бирү турындагы Хөкүмәт Карарына кул куелды. Хәзер акча Сәламәтлек саклау министрлыгына керергә, конкурс процедураларын узарга тиеш, препарат якын арада булачак. Тик мине барыннан да бигрәк, сезнең препарат алганчы ничек торачагыгыз борчый. Хәйрия фондына чыгып, алардан дару белән тәэмин ителгәнче ярдәм итүләрен сорарбыз. Без сезнең хәлне контрольдә тотачакбыз, – дип вәгъдә итте ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

Гражданнарны кабул итүдә катнашкан Татарстан прокуроры урынбасары Марат Долгов, аларның ведомствосы Сәламәтлек саклау министрлыгына чыгачак һәм кечкенә Эмилия өчен дарулар алуны тизләтү вәзгыятен караячак, диде.

Надежда Бочкарева опекунлыкка алган оныгы өчен торак алу чиратын ачыкларга килгән. Алабугада аны 2005 елдан, ә Казанда 2015 елдан башлап чиратка керткәннәр.

ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина аңлатканча, быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча 600 фатир биреләчәк. Узган еллар белән чагыштырганда, бу сан ике тапкыр диярлек арткан. Ул чиратны ачыкларга сүз бирде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, торакны мөрәҗәгать иткән алабугалының оныгы үзе генә ала алачак – бу фатирда ул үзе, хатыны һәм балалары гына теркәлә һәм яши алачак.

Кабул итү вакытында яңгыраган барлык сораулар да эшләнешкә алынды.

Моннан тыш, визит кысаларында дәрәҗәле кунаклар Танайка урта мәктәбенә, Алабуга балалар йортына барды һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев