Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Балалар йорты ата-ана дипломы тапшыра

Биредә тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен махсус мәктәп эшли башлады.

Өч ай дәвамында булачак әти һәм әниләрне тәрбиягә алган бала белән аралашуга әзерлиләр. Узган елның сентябрь аеннан мондый укулар үтү безнең илдә мәҗбүри санала. Белгечләр фикеренчә, бу мәктәп тәрбиягә алынган балаларны кире кайтару очракларын киметергә ярдәм итәргә тиеш. Ә мондый очраклар илдә җитәрлек: балалар йортыннан алынган һәр унынчы бала берникадәр вакыттан соң гаиләсез кала.

Мәктәптә бирелә торган сертификат белән Рәсәйнең теләсә кайсы шәһәреннән тәрбиягә бала алырга була. Бушлай бирелә торган дипломны инде 18 гаилә алган.

Мәктәп ял көннәрендә эшли. Биредә эшләүчеләр һәркемгә ярдәм итәргә әзер.

Белешмәләр өчен телефон: 7-96-50.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев