Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Балаларга Бөтенроссия хокукый ярдәм күрсәтү көне

19 ноябрьдә шәһәр китапханәләрендә балаларга Бөтенроссия хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Чаралар 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр узачак: - Үзәк китапханәдә (Казан урамы, 15, 1нче кат, Интернет-зал): "Тирәбездә хокук дөньясы "мәгълүмәт көне; программада - "Балаларның хакы бар" мәгълүмәти күргәзмә һәм "Бала хокулары турында Конвенция" электрон презентациясе; - Үзәк балалар китапханәсендә...

19 ноябрьдә шәһәр китапханәләрендә балаларга Бөтенроссия хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.

Чаралар 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр узачак:
- Үзәк китапханәдә (Казан урамы, 15, 1нче кат, Интернет-зал): "Тирәбездә хокук дөньясы "мәгълүмәт көне; программада - "Балаларның хакы бар" мәгълүмәти күргәзмә һәм "Бала хокулары турында Конвенция" электрон презентациясе;
- Үзәк балалар китапханәсендә (Казан урамы, 15, 2нче кат) 14.00 сәгатьтә - "Балаларга хокук турында" - әкият геройлары мисалында хокук турында китаплар буенча әңгәмә һәм "Балаларның хакы бар"китап күргәзмәсе;
- шәһәр китапханәләре: 3нче филиал (Нефтьчеләр урамы, 24, шәһәр мәдәният сарае, 2нче кат), 5нче филиал (4нче микрорайон, Әйләнеч шоссе урамы, 37), 6нчы филиал (Тугаров урамы, 28а, "Башак" клубы) - хокук белемнәре дәресләре "Законарны өйрәнәчәкбез- хокуларыбызны беләчәкбез".
Теләге булган һәркемне чараларга чакырабыз!
Белешмә өчен
Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан 1959 елның 20 ноябрендә бала хокуклары Декларациясе, шул ук көнне, әмма 1989 елда бала хокуклары турында Конвенция кабул ителгән, шуңа күрә бу дата бөтен дөнья балаларына багышланган көн булып санала. Бөтендөнья бала көне җәмгыять игътибарын балалар проблемаларына җәлеп итүгә һәм балалар белән өлкәннәр дөньясы арасында аңлашуны ныгытуга ярдәм итә торган көн буларак билгеләр үтелә. Хәзергә вакытта аны Җир шарының 145 дәүләтендә бәйрәм итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев