Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Балаларны яклау көнен Казанда 12 сәгатьлек музыкаль онлайн-марафон белән билгеләп үтәчәкләр

«Бөтен дөнья — балаларга» бәйрәме вакытында музыкантлар һәм артистларның чыгышлары, танылган кешеләрнең видео-мөрәҗәгатьләре, танып-белү әңгәмәләре һәм мультфильмнар трансляцияләре күрсәтү планлаштырылган.

Казанда 1 июньдә «Бөтен дөнья — балаларга» дип исемләнгән 12 сәгатьлек музыкаль марафон узачак. Чара онлайн-форматта үткәреләчәк һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланачак. Бу хакта «Дарт Медиа» генераль директоры Дамир Барышев һәм «Агыйдел» иҗат берлеге директоры Инна Денисова хәбәр итте, диелә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында.
«Төп максат — үзизоляция вакытында өйдә утырып, аралашуга мохтаҗ булган, хәтта урамга да чыга алмаган балалар өчен бәйрәм оештыру. Балаларга бу чор бик авыр бирелде, шуңа күрә кечкенә генә бәйрәм ясарга теләк туды. Моннан тыш, марафон Анжела Вавилова исемендәге фондка Казанда икенче хоспис төзү өчен ярдәм күрсәтү йөзеннән үткәрелә», — дип сөйләде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше. Барышев сүзләренә караганда, марафон чаралары дүрт яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар өчен исәпләнгән. Бәйрәм вакытында балалар төрле музыкант һәм артистларның, шул исәптән үзләре белән яшьтәшләрнең дә чыгышларын карый алачак.

Аерым алганда, «Джайв» төркеме, Казан җырчысы һәм мультиинструменталисты Салават Табаев, композитор Эльмира Низамова, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов, Казан мультижанр җырчысы Гүзәл Саттарова һәм башкаларның чыгышлары көтелә.
Иң кечкенә катнашучылар өчен көн дәвамында «Татармультфильм» студиясенең мультфильмнары күрсәтеләчәк.
«Трансляция Audio Kazan студиясеннән узачак, әлеге студиягә кунаклар да киләчәк. Бирегә танылган кешеләрне чакырырга планлаштырабыз, алып баручы балалар аларның эшчәнлеге турында сораулар бирәчәк», — дип фикерләре белән уртаклашты компания генераль директоры. Студиядә кунакта Казанның «Зенит» волейбол клубы уенчысы, 2019 елда "Милләтләр Лигасы"нда җиңгән Россия җыелма командасы катнашучысы — Денис Земченок , шулай ук "Татармультфильм"ның баш режиссеры Сергей Киатров булачак, дип дәвам итте Барышев.«Эфирда танылган кешеләрнең видео котлаулары да яңгыраячак. Алла Духованың котлавы һәм Казанның „Тодес“ студиясе укучылары чыгышының видеоязмасы күрсәтеләчәк. Безгә компьютер уеннарын эшләүчеләр дә килер һәм балалар аларга сорауларын бирә алыр дип өметләнәбез. Шулай ук блогерлар белән онлайн-элемтә урнаштыру планлаштырыла, аның барышында алып баручылар үз блогларын ничек дөрес алып бару турында кызыксындырган сорауларын бирә алачак», — дип билгеләп үтте ул.
Агентлыкның әңгәмәдәше шулай ук ресторан шеф-повары һәм аш-су түгәрәгендә шөгыльләнүче бала белән кулинария баттлын уздыру мөмкинлеге каралуын әйтте. Моннан тыш, марафон программасына матурлык индустриясе, кече һәм урта бизнес вәкилләре, республиканың КВН хәрәкәте, психологлар белән очрашулар һәм башка чаралар керәчәк.
«Бөтен дөнья — балаларга» онлайн-марафоны сәгать 10да башлана һәм «Татар-информ » мәгълүмат агентлыгы сайтында трансляцияләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев