Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Балаларны яклау көнендә «Зур тәнәфес» Бөтенроссия онлайн-фестивале узачак

Көн дәвамында бөтен ил буенча музыкантлар, спортчылар, галимнәр, дизайнерлар һәм блогерлар катнашында онлайн һәм офлайн чаралар узачак.

1 июнь көнне «ВКонтакте» социаль челтәрендә мәктәп укучылары өчен «Зур тәнәфес» конкурсы берләшмәсе мәйданчыгында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Зур тәнәфес» Бөтенроссия онлайн-фестивале узачак.
8 сәгать 30 минуттан 22 сәгать 30 минутка кадәр Олимпия чемпионнары белән күнегүләр, кулинария мастер-класслары; социаль челтәрләрдә популяр контент булдыру, киләчәк һөнәрләре, музыка, дизайн, компьютер технологияләре турында дәресләр, шулай ук Россиянең заманча сәнгате музейлары буенча виртуаль экскурсияләр, онлайн-уеннар һәм викториналар оештырылачак.
Ата-аналар «Одноклассники» социаль челтәрендә «Большая перемена» берләшмәсе мәйданчыгында Мәгариф өлкәсендә экспертларның киңәшләрен ала алачак. Көн бәйрәм Россия йолдызлары катнашында онлайн-концерт белән тәмамланачак.
«Зур тәнәфес» фестивале чараларында РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, РФ мәгариф министры Сергей Кравцов, Олимпия чемпионнары Алинә Заһитова, Елена Исинбаева, Екатерина Макарова, музыкаль башкаручылар Рита Дакота, Юлия Савичева, телевизион тапшырулар алып баручы Сергей Малоземов, рәссам Миша Most, теле һәм радиотапшырулар алып баручылар Юлия Барановская һәм Максим Привалов, стендап-комик Антон Борисов һәм башкалар катнашачак.
«Зур тәнәфес» конкурсын оештыручылар — «Россия — мөмкинлекләр иле» автоном коммерцияле булмаган оешмасы, «ПроеКТОриЯ» проекты, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм «Роспатриотцентр» федераль дәүләт бюджет учреждениесе.
«Зур тәнәфес» конкурсының дистанцион этабы БольшаяПеремена.онлайн. сайтында уза. Бәйгегә 23 июньгә кадәр кушылырга мөмкин. Аннары конкурсантларны мотивацион биремнәр һәм кейслар белән эшләү көтә, анда укучылар белән бергә педагоглар да катнаша ала, ә аннары — октябрь аенда узачак финал һәм ярышлар.
10нчы сыйныф укучыларына 1 млн сум күләмендә приз биреләчәк, бу акчаларны алар укуга түләүгә, ә бюджет бүлегенә кергән очракта — ипотекага яки бизнес-стартапка тота алачак.
8-9 нчы сыйныф укучылары өстәмә белем алуга һәм белем алу өчен кирәкле гаджетларны сатып алуга сарыф итәргә мөмкин булган 200 мең сум акча белән бүләкләнәчәк.
Конкурсның барлык финалистлары да "Артек"ка юлламалар алачак. 20 иң яхшы мәктәп исә белем бирү мөмкинлекләрен булдыру һәм техник җиһазландыру өчен финанс ярдәме (2шәр миллион сум) ала алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев