Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Балык бәлеше

Тиз әзерләнә торган балык пирогы.

Кирәкле ингредиентлар:
1 банка сөләйман балыгы
0,5 стакан майонез
3 йомырка
1 стакан он
уксуста сүндерелгән 1 бал кашыгы сода яки 1 кап көпшәкләгеч
Әзерләү ысулы:
1. Сыеклыгы түгелгән, чәнечке белән изелгән сөләйман балыгын кыздырган суган белән (кем күпме тели) кушарга.
2. Каймак, майонез, сода (яки көпшәкләгеч), йомырка, онны миксерда болгатып, яртысын табага бушатырга да, өстенә алдан әзерләнгән эчлекне — балык белән суганны җәеп, калган камырны салып бетерергә.
3. 200-250 градус кызулыктагы мичтә якынча 20 минут пешереп алырга (тәмле ис чыкканчы, төсе кызарганчы). Әлеге бәлеш бик тиз әзерләнә, шулай ук тәмле дә. Эчлекне башка продуктлардан да әзерләргә мөмкин, мәсәлән, гөмбә белән суганнан. Тик шулай да бәлеш балык белән үзенчәлеклерәк.
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев