Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Барлык чаралар үтәлгән очракта, январьдә Covid белән бәйле вәзгыять начарланмаячак

Татарстанда яңа ел чаралары барлык санитар кагыйдәләр белән оештырылырга тиеш. 

Татарстанлылар барлык санитар кагыйдәләрне үтәгән очракта, Яңа ел бәйрәмнәреннән соң Covid белән авыручылар саны артмаячак. Бу хакта мәгълүматны ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина җиткерде.
Авдонина татарстанлыларга барлык эпидимиологик нормаларны сакларга һәм гриппка каршы прививка ясатырга киңәш итте. 
«Массакүләм яңа ел чаралары барлык таләпләрне үтәп үткәрелгән очракта, кышкы каникуллар вакытында авыручылар артуы булмаячак», — диде спикер. 
Республикада эпидемия артык кискен характерда түгел һәм бүгенге көнгә булган авыручылар саны декабрь ахырына кадәр сакланыр, дип өстәде ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев