Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Барысы да – безгә кунакка

Спас ярминкәсе вакытында Алабугага туристлар белән 6 теплоход киләчәк.

Бу турыда ярминкәне оештыруга багышланган, район башлыгы Геннадий Емельянов катнашында узган киңәшмәдә хәбәр ителде. Өч теплоход 4 августта, ярминкәнең беренче көнендә үк, Алабуга ярына килеп туктаячак. 5 августта тагын 3 теплоход килер дип көтелә. Туристлар бу киң күләмле чараны күрү өчен махсус килә. Алар шәһәрдә көне буе булачак.

Музей-ядкарьлек директоры Гөлзада Руденко әйтүенчә, ярминкәдә катнашу өчен 520дән артык декоратив-кулланма сәнгать остасы гариза биргән инде. Ярминкә сәхнәсендә чыгыш ясаучылар исемлеге дә арта - биредә бандурист, гөсләчеләр, казаклар ансамбле һәм башкалар булачак.

Әйтергә кирәк, ярминкә алдыннан аның урыны киңәйтеләчәк, Тойма аша салынган күпер янындагы сазлыклы урын киптереләчәк, куаклыклар киселәчәк.

Район башлыгы тиешле оешмаларга шәһәр кунакларының транспортын кую урыннары мәсьәләсен, трибуналарны төзекләндерүне һәм шулай ук түләүле бәдрәф һәм душ бүлмәләре буенча сорауларны хәл итүне йөкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев