Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Барысы да план буенча

Магистраль су кертү кишәрлекләрен бүлү буенча эшләр график буенча бара. Бу хакта "эшлекле сишәмбе"дә "Алабуга" МИЗ" АҖ су белән тәэмин ителеш һәм субүлгеч буенча Департамент җитәкчесе Евгений Иванов хисап бирде. Алабугалыларны су краннарында басым кимү турында һәм суның өске катларга менеп җитмәскә мөмкинлеге турында кисәткәннәр иде, мондый хәлләр күзәтелмәгән. Исегезгә...

Магистраль су кертү кишәрлекләрен бүлү буенча эшләр график буенча бара.

Бу хакта "эшлекле сишәмбе"дә "Алабуга" МИЗ" АҖ су белән тәэмин ителеш һәм субүлгеч буенча Департамент җитәкчесе Евгений Иванов хисап бирде. Алабугалыларны су краннарында басым кимү турында һәм суның өске катларга менеп җитмәскә мөмкинлеге турында кисәткәннәр иде, мондый хәлләр күзәтелмәгән.

Исегезгә төшерәбез, белгечләр дүшәмбе "Турай" су җыйгыч станциясе һәм суны чистарту станциясе арасында су кертү кишәрлекләрен бүлергә керештеләр. Бу 2012 елдагы хәл кабатланмасын өчен эшләнә, ул елны Алабуга бер атнага сусыз калган иде.

Әлеге эшләргә бәйле рәвештә шәһәрдә кайнар суны бирү вакыты озайтылды. Җылылык челтәрләре предприятиясенең башкаручы директоры Андрей Дементьев хәбәр итүенчә, алабугалаларның краннарында кайнар су 8 июньдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев