Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Башкортстанда яшәп иҗат итүче язучы Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах» китабы сатуга чыкты

Китапны Казанда һәм Уфада татар китаплары кибетләрендә, газета-журнал киоскларында алырга була.

Хисаметдин Исмәгыйлевның «Никах» китабы сатуга чыкты, дип хәбәр итә Татар-информ. Аны Казан, Уфада газета-журнал киоскларында, ә районнарда яшәүчеләр газета редакцияләрендә сатып алырга мөмкин. 

Китапны шулай ук почта аша кайтартып була. Моның өчен «Татмедиа» интернет-кибетендә заказ ясарга кирәк.

Китап сатып алу буенча барлык сораулар өчен телефоннар: +7 (843) 222-09-84 (добавочный: 1203), + 7 (917) 393-09-62.

«Никах» китабын «Казан утлары» журналы «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте ярдәме белән чыгарды. Бу — Хисаметдин Исмәгыйлевның беренче китабы. Тиражы 2000 данә. 160 битле китап кесә форматында эшләнгән.

Китапның сюжеты үзәгендә — Әфган сугышында катнашкан татар егете. «Хисаметдин Исмәгыйлев — Әфганстанда үзе булып, үз күзләре белән күреп, кичереп язган автор. Аның герое Әфганстанда әсирлеккә эләгә, исән кала, исән калу өчен шундагы кызга өйләнә, соңыннан качып китә. Еллар узгач, хатыны рэкетирга әйләнә... Кыскасы, бик мавыктыргыч сюжет. Хисаметдин Исмәгыйлевнең «Никах» китабын укыгач, и язмыш, диясе генә кала...» — дип сөйләде «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев