Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Башлыкка сораулар һәм рәхмәт белән киләләр

Райсовет бинасында Геннадий Емельянов халыкны чираттагы мәртәбә кабул итте.

Нина Белова йорт төзү мәсьәләсендә булышуны сорап килгән. Аларның гаиләсе иске йорты булган кишәрлек сатып алган икән.

Урынны чистарткач кына күрдек, анда электр челтәрләре уза. Димәк, анда яңа йорт салып булмый дигән сүз. Бу ут сызыгын ничек тә булса алып ташларга мөмкинме?

Геннадий Емельянов бу сорауны хәл итү юллары турында аңлатуны  башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше һәм архитектура мәсьәләләре буенча урынбасары Ольга Никитина һәм Хокук палатасы рәисе Ольга Бусыгинага тапшырды.

Шәһәрнең Меңьеллык урамындагы күпфатирлы йортта яшәүчеләр кабат район башлыгына мөрәҗәгать итте. Йортны куллануга тапшыру мәсьәләсе буенча алар җәй көне килгән иде инде. Әлеге торак бина 2014 елда салына башлады, аны файдалануга тапшыру вакыты 4 тапкыр кичектерелде. Булачак фатир ияләре тиешле акчаларны түләгән һәм хәзер түземсезлек белән йортка аяк басуларын көтә. Әлегә биредә коммуникацияләр юк. Очрашу барышында ук Геннадий Емельянов йортны төзи торган фирма вәкиленә шалтыратты, Вячеслав Власов килеп, 7 ноябрьдән соң эш урыныннан кузгалыр, тиздән йорт тапшырылыр дип ышандырды.

 “Радуга” микрорайоныннан инициатив төркемнең шулай ук беренче генә килүе түгел. Бу юлы алар соңгы очрашудан соң башкарылган эшләр хакында сөйләде. Микрорайон яктыртылган, Патриотлар урамына вак таш җәелгән, юл билгеләре куелган, Микрорайонан Пролетар урамына җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыны ясалган, балалар мәйданчыгы булдырылган. “Радуга”лылар Геннадий Емельяновка рәхмәтләрен белдерде һәм газ кертү эшен тизләтүдә, үзәк суүткәргеч һәм юынтык су каналын булдыруда телефон үткәрүдә, шулай ук навигация системасы буенча мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев