Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Башта челтәрләр, аннары – мунча

Үткән атна ахырында Алабугада мунча комплексын төзү проекты буенча фикер алыштылар. Бу уңайдан узган эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Геннадий Емельянов, проект инвесторы Юрий Бычков, шулай ук шәһәр предприятиеләренең җитәкчеләре катнашты.

Бу төзелеш урыны “Алмаз” сәүдә үзәге артындагы буш урында тәгаенләнә. Бинаның гомуми мәйданы 1650 квадрат метр, урам ягыннан – 2200 квадрат метрлык дип планлаштырылган. Юрий Бычков сүзләренә караганда, бу проект Воткинскидагыдан зуррак, әмма Иҗаудагысыннан кечкенәрәк.  Биредә мунчаның төрле төрләре һәм ачык бассейн булыр дип көтелә.

Әлегә төзелешнең башлану вакыты хәл ителмәгән, чөнки бу кишәрлек аша Җылылык челтәрләре һәм Су каналы торбаүткәргечләре үтә, аларны күчерү  – мәшәкатьле һәм чыгымлы эш. Беренче чиратта, челтәрләрне күчерү проектын булдырырга кирәк.

− Җир мәсьәләсе һәм коммуникацияләрне урнаштыру  һәрчак катлаулы, җитмәсә челтәрләр теләсә ничек салына, бу күп кенә шәһәрләрнең проблемасы, шуңа күрә башта коммуникацияләрне күчерү турында фикер алышабыз. Монысы хәл ителгәч,  эш тизләнәчәк, − ди Юрий Бычков.

Киңәшмә барышында Геннадий Емельянов бу эшне үзе күзәтеп торачагын белдерде һәм, килеп чыккан теләсә нинди кыенлык буенча, турыдан-туры аңа мөрәҗәгать итүләрен сорады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев