Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бәби күпме тора?

Әти-әниләр баланың: «Мине каян алып кайттыгыз?» – дигән соравына, еш кына: «Кибеттән!» – дип җавап бирәләр. Хәзер бу сүзләр өлешчә дөреслеккә туры килә бугай. Балага узу, табу белән бәйле сораулар клиникаларга саллы гына керем китерә торган зур бизнеска әйләнде. Аның хәтта «ведение беременности» дигән махсус термины да бар. «Шәһри Казан» түләүле һәм бушлай бала табуның өстенлекле һәм кимчелекле якларын ачыклады.

 70 мең... Азмы, күпме?
    Танышым Гүзәл Брагина тугыз ай элек бәби алып кайтты. Чыгымнары турында сөйли башласа, бала табуны үзең әле бала булганда ук планлаштырып куярга кирәк дигән фикергә киләсең. Гүзәл берьюлы түләүле һәм бушлай медицина хезмәтеннән файдаланган, шуңа да «Ана булу күпме тора?» дигән сорау белән иң беренче аңа мөрәҗәгать иттем.

– Казанның 1нче бала тудыру йортында таптым. Табибларга да, дәвалануга да тел-теш тидерә алмыйм. Йөклелек чорының 12нче атнасында һәм 32нче атнада анализлар тапшырдым. Теш табибыннан башка барлык тикшеренүләргә дә бер тиен акча түләмәдем. Анда миңа даимилек ошады. Барлык анализларны вакытында алып торалар. Табибка вакытында күренмәсәң, шалтыратып, искә төшерәләр. Трубкаңны алмасаң, иреңә, хәтта әниеңә дә шалтыратырга мөмкиннәр. Соңгы атналарда, гомумән, «каравыллый» башлыйлар (көлә), – дип сөйли Гүзәл. – Шул ук вакытта мин әле түләүле клиникага консультациягә йөрдем. Ике табиб фикеренә дә колак салырга тырыштым. Ләкин болай эшләргә ярамый. Бер генә табибта күзәтелсәң яхшырак. Түләүле клиникада бер күренү 2000 сум тирәсе иде, ташлама белән якынча 1800 сумга төште. Дәүләт хастаханәсендә УЗИны бушлай узу мөмкинлегем булса да, акча түләп, үзем йөри торган шәхси клиникада үттем.

34нче атнада гемоглобиным төште. Түләүледә күзәткән табибым тиз арада хастаханәгә ятарга кушты. Ләкин мине үзе дәваларга алынмады, үз өстеннән җаваплылыкны төшерде. Шунда тулысынча 1нче бала тудыру йортына күчәргә булдым. Дәваланып беткәч, шул ук бала тудыру йортындагы булачак аналарны әзерли торган курсларга язылдым. Сигез дәрес 4500 сумга төште. Лекцияләрне, физик күнегүләрне акчаңа карап сайлыйсың инде. Шушы дәресләр вакытында үземә акушер-гинеколог сайладым. Түләп табарга булдым. Хастаханә белән 29500 сумга килешү төзедек. Шулай ук ирем белән, дөнья хәлен белеп булмый дип, эпидураль анестезия өчен сигез мең сум акча түләдек. Бала тапкан вакытта аны кулланмасаң, акчасын кире бирәләр. Инде таптым дигәндә генә, хәлем китте, анестезия ярдәмгә килде. Бала тапканда, башыннан ахырына кадәр табиб янәшәмдә булды. Хәзер дә ул мине күзәтеп тора.

Акча түләп бала табу бушлай табудан аерыла инде. Табибларның сиңа карата мөнәсәбәте дә башка. Шартлар да башкача кебек. Акча барыбер зур роль уйный, – дип искә ала үзенең йөклелек чорын Гүзәл Брагина.

Түләүле клиникада* йөклелекне алып бару – 50 000 сум
Казанда дәүләт хастаханәсендә* килешү (договор) буенча бәби алып кайту – 29500 сум
Анестезия – 8000 сум
Бала ашату өчен махсус бюстгальтер – 500-2000 сум
Бала тапкан вакытта һәм аннан соң киелә торган оеклар – 3000 сум
Эч төшмәсен өчен бандаж — 3000 сум
* Сүз аерым клиникалар турында бара.
Бәяләр төрле җирдә төрлечә булырга мөмкин. 

«Бәбине бушлай таптым!»
Баласын Ләйсән Мөхәмәтҗанова үзе яшәгән Түбән Кама шәһәрендә бушлай таба. Дөрес, йөклелек чорында аңа 7000 сумга дәваланырга туры килә.

– Кайберәүләр кебек, балага уза алмыйча интекмәдем. Шулай да йөклелек чорында авырлыклар булмасын, бала төшмәсен дип, балага узганчы ук дәвалана башладым. Түбән Камадан Казанга шәхси клиникага йөрдем. Ул вакытта дәваланырга 7000 сум акча китте. Хәзер 10000 сум тора дип беләм. Йөклелек чорының беренче аенда ук эчем авырта башлады. Шунда Түбән Каманың хатын-кызлар консультациясенә мөрәҗәгать иттем. Ул вакытта учетка басмаган идем әле. 12 атнага кадәр, гомумән, учетка бастырмыйлар. Мин дә теркәлмичә генә күзәтү астында булдым. Дәвалану, ирем белән икебезгә анализлар тапшыру бушлай иде. Барлык йөклелек чорында өч тапкыр УЗИ ясыйлар. Мин ике УЗИны – бушка, соңгысын түләүле үткәрдем. Кайбер кызлар түләүле генә УЗИ сайлый. 33 атнадан соң карынымда малай йөртүемне белдем. 38 атнадан соң хатын-кызлар консультациясендә бушлай бала табу хокукын бирүче «Бала тудыру сертификаты» тапшырдылар, – дип искә ала Ләйсән Мөхәмәтҗанова. – Кемдер табибка алдан акча «төртеп» куя. Мин алай эшләмәдем, бала тапкач та «рәхмәтләмәдем». Бушка да бик яхшы карадылар, зарланырлык түгел. Баланы «кесарев кисеме» белән таптым. Бер тиен акча бирмәсәм дә, косметик җөй ясадылар.

Йөклелек чорында да көндәлек киемнәремне кидем. Бары тик 1000 сумга чалбар сатып алдым. Шуңа да киемнәргә акча китмәде. Даруларга, хәтта витаминнарга да туздырмадым. Хатын-кызлар консультациясендә «Витрум» витаминын бушлай бирделәр. Даруханәләрдә ул 1000 сум тирәсе тора. Тугач та балага кирәк булачак вак-төяк алу 1500 сумга төште.

Йөклелек чорында ике хата ясадым. Беренчедән, табиблар бушлай ана булырга әзерли торган курсларга йөрергә киңәш иткәннәр иде, мин никтер йөрмәдем. Бала тапканда, үкендем. Икенче хатам – интернет яратуым. Эчем каты авыртканнан балам төшәр дип курыктым. Мәгълүмат эзләргә дип интернетта казына башладым. Шунда «белгечләр» яралгыны аналык җиңсәсенә ябыштырып куя торган дару киңәш итте. Мин шул кадәр нык тырышканмын ки, хәтта бала табар вакыт җиткәч, аналык җиңсәсе ачылмады (раскрытие булмады). Баланы үзем таба алмагач, «кесарев кисеме» ясатырга туры килде. Кызларга киңәшем шул: интернетта азрак утырыгыз, күбрәк табибларны тыңлагыз! 

ЧЫГАНАК: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/bbi-kpme-tora

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев