Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек башланды

6 нчы мәктәптә Алабуга районы ветераннар Советының лекторлар төркеме тантаналы рәвештә мәктәп директорлары һәм мәктәп лидерлары белән очрашты.

Очрашу урыны итеп бу мәктәп очраклы гына сайланмады - биредә патриотик тәрбиягә һәрвакыт аерым урын биреп эшләделәр. Ветераннарны кызыл галстук таккан укучылар каршы алды, "мәңгелек ут" янып торган стела янында да укучылар вахтасы кизү торды.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зарипов үсеп килүче буынны тәрбияләү эшендә зур ярдәм күрсәткән ветераннарга рәхмәт белдерде.

- Алабуга районында укучыларга патриотик тәрбия бирүнең тулы бер системасы булдырылды. Анда яшьләр белән эшләүгә зур урын бирелә, - дип билгеләп үтте Ривал Зарипов.

Сугыш һәм хезмәт ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылардан торган лекторлар төркеме моннан якынча 20 ел элек оешкан булган. Бүген әлеге төркемгә 11 кеше керә, шуларның икесе - Бөек Ватан сугышында катнашучылар. Мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, соңгы өч елда лекторлар төркеме мәктәп укучылары белән 100 мәртәбә очрашкан. Ветераннар һәр авыл һәм һәр шәһәр мәктәбендә булып, батырлык дәресләре үткәргән, истәлекләре һәм тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Өч ел эчендә генә дә алар сигез меңнән артык укучы белән аралашкан! Ветераннар сафы сирәгәйгән саен, тарих һәм хәтер ераграк калган саен мондый очрашуларның бәясе елдан ел арта гына бара.

Лекторлар төркеме вәкилләре үз чиратларында мәктәп директорларына ачык йөзләре, һәрвакыт көтеп алулары өчен тирән рәхмәтләрен җиткерде, патриотизм хисен тәрбияләү илебез өчен зур әһәмияткә ия булуын тагын бер кат билгеләп үтте.

Алабуга укучылары тарафыннан төзелгән "Хәтер китабы: Зур Җиңүнең бер тарихы" китабы ветераннарга бүләк булды. "Заман лидеры мәктәбе"нә йөрүчеләр Җиңүнең якынлашып килүче юбилеена яңа акция оештырырга вәгъдә иттеләр.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ривал Зарипов һәм 6 нчы мәктәп директоры Юрий Ларионов лекторлар төркеменә дипломнар, рәхмәт хатлары һәм чәчәкләр тапшырды. Мәктәп укучылары ветераннар өчен концерт әзерләгән иде. Тантанадан соң кадетлар һәм укучылар сугыш геройлары белән фотога төште.

Ләйсән РАМАЗАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев