Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бер алабугалының коммуналь хезмәтләр өчен 600 мең сум бурычы бар

Алабугалыларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен гомуми бурычы 129 миллион сум.

Алабуга муниципаль район Советында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларының җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәне район башлыгы Геннадий Емельянов алып барды. Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш Департаменты директоры Василий Филиппов сүзләренә караганда, бүгенге көндә коммуналь хезмәтләр өчен халыкның бурычы 129 миллион сум диярлек. Бу сан арта гына бара. Үткән елда ул 11 процентка ким булган.

Бүген 8 алабугалының бурычы 400 мең сумнан да арткан, ә аларның гомуми бурычы 3,8 миллион сум тәшкил итә. Иң зур әҗәтлесе торак һәм коммуналь предприятиеләргә 549 мең сум акча тиеш. Геннадий Емельянов әйтүенчә, түләүләргә , барыннан да бигрәк, пенсионерларыбыз җаваплы карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев