Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бер картлыкта, бер яшьлектә

2011 елның иң өлкән кияве булып 84 яшьлек алабугалы, ә иң өлкән кәләше 65 яшьлек хатын-кыз булган.

Алабугада өйләнешергә теләүчеләрнең яше артуы күзәтелә. Шулай, беренче мәртәбә кияүгә чыгучы хатын-кызларның уртача яше - 18-24, ирләрнең - 25-34 яшь.

2011 елда рәсми рәвештә 3811 пар никах теркәлгән. Аларның 342се районның авыл мәдәният йортларында өйләнешүне өстен күргән.

- Ел саен бездә милли йолаларны үткәрү яңартыла, алып баручылар өчен яңа костюмнар тегелә, никахны теркәү барышы да үзгәрә, - ди Алабуга районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Людмила Григорьева.

Алабуга ЗАГСы ел саен 45-50 мең алабугалыны һәм аларның кунакларын кабул итә. Башка күрше шәһәрләрдән килүчеләр дә күп.

Узган елда аерылышучылар саны кимегән. Барлыгы 367 гаилә таркалган. Бу - бер елдан биш елга кадәр бергә торган яшь парлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев