Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бер мең ярымнан артык татарстанлылар республикада дәүләт хезмәткәре булырга дәгъва итәләр

Татарстан дәүләт аппараты позициясендәге вазыйфаны югары уку йортын тәмамлаучылар биләп тора ала.

1500дән артык Татарстанда яшәүчеләр республика дәүләт аппаратында эшләргә дәгъва итәләр. Бу турыда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов Андрей Кузьмин белән «100% Татарстан» проекты өчен уздырылган әңгәмә барышында хәбәр итте.
«Без бәйсез орган буларак конкурс процедураларында катнашабыз һәм дәүләт хезмәтендә эшләргә теләгән егет-кызларны күрәбез. Алар барысы да персоналны сайлап алу һәм бәяләү үзәгенең зур базасына кертелгән. Татарстан буенча бер мең ярым резюме исәпләнә», — диде Александр Белов.
Ул соңгы вакытта дәүләт хезмәтендә үзгәрешләр булуы һәм күп позицияләр буенча квалификация таләпләре киметелүе хакында билгеләп үтте.
"Бүген югары уку йортларын тәмамлаучылар нигездә дәүләт аппаратындагы позицияләргә дәгъва итә ала. Әлбәттә, без түбән позицияләр турында сөйлибез, ләкин әкрен генә башлап, бер позициядән икенчесенә бара башласак, карьера үсеше тәэмин ителәчәк",- дип ачыклады спикер.
«100% Татарстан «Интеллектуаль эшлекле киңлек» онлайн-проекты ТАССРның 100 еллыгына багышланды һәм 2020 елның 30 августыннан 10 сентябренә кадәр узды. Контент белән эшлекле платформа чара тәмамланганнан соң ачык булачак һәм алга таба да тулыландырылачак.
Татарстанда элемтәсез дәүләт хезмәтенә ничек эләгергә, ни өчен хатын-кызлар бу эшне яхшырак башкара, түрәләрне полиграфта тикшерәләрме һәм республикада дәүләт аппаратында эшләргә теләүчеләр күпме — бу сорауларга Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов иртәгә sntat.ru сайтында чыгачак Андрей Кузьмин белән әңгәмә барышында җавап бирде. Видеоверсияне Ютуб сайтындагы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы каналында күрергә мөмкин булачак.
«Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасындагы әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә 18 сәгать 30 минутта һәм якшәмбе көнне 13 сәгать 30 минутта «Татарстан 24» телеканалында карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев