Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бер меңнән артык алабугалы коронавируска каршы прививка ясаткан

Алабугада коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә.

18 февральгә алынган мәгълүматларга караганда, Алабугада инде 1 мең 300гә якын кеше прививка ясаткан, ә чиратта 80гә якын кеше исәпләнә. Прививканы теләге булган һәркем ясата ала. Моның өчен 8(85557) 4-41-28 телефоны аша язылырга кирәк.

Прививканы түбәндәге очракларда ясатырга ярамый:

— йөкле хатын-кызларга һәм күкрәк сөтен имезүчеләргә;

— прививка алдыннан 2 атна дәвамында югары тән температурасы күзәтелгән кешеләргә;

— хроник авырулар кискенләшкәндә;

— элегрәк ясалган прививкаларга кискен реакция булганда.

18 февральгә Татарстанда 61 меңнән артык кеше прививка ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев