Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Бердәм Россия» 2016 елгы сайлау алды программасының үтәлеше турында хисап тотты

Дмитрий Медведев "Бердәм Россия«нең югары һәм Генераль Советларының уртак утырышында 5 ел эчендә башкарылган эш турында хисап тәкъдим итте.

«Бердәм Россия» нең сайлау алды программасы ныклыкка тикшерү узды һәм биш ел дәвамында актуаль булды. Мондый мәгълүматны «Бердәм Россия» югары һәм Генераль Советларының уртак утырышында Дмитрий Медведев хәбәр итте. Бу хакта партиянең рәсми сайтында хәбәр ителә

Медведев билгеләп үткәнчә, программа тышкы сәяси кыенлыкларга, санкцияләр һәм пандемиягә карамастан үтәлгән. Пандемия чорында партия барлык ресурсларны халыкка ярдәмгә җибәрде. Волонтерлык үзәкләре эшләде, пандемиядән зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен законнар кабул ителде, мохтаҗларга ярдәм оештырылды.

Партия шәхси саклану чараларын сатып алуга һәм медикларга ярдәм итүгә ярты миллион сумнан артык акча бирде. Партия илебез икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итә алды. Шулай ук үзмәшгульләр статусы да закон нигезендә җайга салынды.

«Бердәм Россия» илнең барлык халкы өчен дәүләт социаль ярдәме системасын эзлекле рәвештә үстерде. Бу исемлеккә ана капиталын озайту, инвалидлык буенча пенсия алу тәртибен гадиләштерү, шулай ук балалы гаиләләргә ярдәм итү керә. 

2016 елдан башлап регионнарга тугыз меңнән артык мәктәп транспорты бирелде. Шулай ук илнең барлык төбәкләрендә кече сыйныф укучылары өчен кайнар ризык турында закон кабул ителде. Партия шулай ук авыл халкына да ярдәм күрсәтте — еллык 3 процент белән авыл ипотекасына субсидия бүлеп бирелде.

19 июньдә партиянең XX съезды узачак. Анда Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар исемлеге раслана һәм сайлау алды программасы проекты кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев