Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Бердәмлектә көч

4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үткән пәнҗешәмбедә Мәдәният сараенда "Кинемотограф күзлегенннән чыгып милли кунак бүлмәсе" фестивале узды.

Барлык бәйрәмнәр арасында билгеле бер урынны алып тора торган әлеге бәйрәм 2005 елдан Халыклар Бердәмлеге Көне дип атала башлады. Мәдәният идарәсе башлыгы директоры Андрей Иванов катнашучыларны һәм килгән кунакларны Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов һәм шәхсән үз исеменнән бәйрәм белән котлады.
- Бу искиткеч бәйрәм, искиткеч кешеләр, искиткеч телләр, - диде ул һәм сүзне катнашучыларга тапшырды.
Чарада КФУның Алабуга институты, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, Алабуга медицина училищесы студентлары һәм Танайка урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары чыгыш ясады.
Таҗикстан - 8705000 халкы булган милләт. Тадҗикстанда һәр кунак та көтеп алынган, ягъни анда көтеп алынмаган кунак юк. Ә кунакларны алар милли ашлары, яратып әзерли торган ризыклары - пылау белән сыйлый.
Алабуга медицина училищесыннан килгән студентлар төркемендә берьюлы ике милләт вәкилләре бар: үзбәкләр һәм керәшеннәр. Үзбәкләр үз илләрен - хәзерге заманда яшәүче көнчыгыш әкияте, дип таныштырдылар. Яратып пешерелә торган ризыклары мантый икән. Мантыйны алар, бездән аермалы буларак, эчлегенә бәрәңге салмыйча, ит фаршына тоз, борыч һәм зира салып пешерәләр икән.
Бәйрәм кичәсе милли биюләр һәм үзенчәлекле җырлар белән үрелеп барды.
Ахырда барысы бәйрәмгә килгән милләт вәкилләренең милли ашларыннан авыз итте һәм катнашучыларны бүләкләү булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев