Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Беренче кичү ачылды

Соколка авылында Кама елгасы аркылы боз кичүе ачылды.

Автомобильчеләр Мамадыштан Түбән Камага кадәр юлны 120 километрга кыскартырга мөмкинлек алды. Быел кыш республикада барлыгы 4 боз кичүе планлаштырыла. 14 декабрьдә дәүләт инспекторлары Кама аркылы ачылган боз кичүен тикшерде. Биредә 2,5 тонна авырлыктагы автотранспорт үтә ала. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча дәүләт учреждениесенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгының урынбасары Регина Гаязова сүзләренә караганда, Алабуга районында тагын бер кичү Покров авылы янында ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев