Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Беркайчан да соң түгел

Алабуганың "Актив яшьтәгеләр институты" проектына авыл пенсионерлары да кушылды.

Проектта Танайка авылында яшәүче 16 кеше катнаша. Дәресләргә алар атнага өч мәртәбә сигез кешедән торган төркем белән килә. Компьютер белеме курслары 72 сәгатькә исәпләнгән һәм бу дәресләр авыл мәктәбендә уза. Пенсионерлар Интернет белән эшләргә, электрон почта булдырырга өйрәнә. Күбесенең туганнары һәм дуслары еракта яшәгәнлектән, алар өчен бу кирәкле һәм файдалы белем, диләр укытучылар.

Компьютер белеме курслары бу язда төгәлләнәчәк, ә 1 октябрьдә мәктәп ишекләре пенсионерлар өчен янәдән ачылачак. "Актив яшьтәгеләр институты" өлкәннәрне дизайнга өйрәтергә дә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев